14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай районы Чемодур авылында янгын чыккан
Узган шимбәдә Чемодур авылындагы шәхси йорт ихатасында янгын чыгып, төзелешләргә зыян сала. Янгынның сәбәбе һәм китерелгән зыян күләме ачыклана. Күзәтчелек хезмәткәрләре төзек булмаган электр үткәргечләр, җылыткычлардан файдаланмаска, аларны күзәтүчесез калдырмаска, мич ягу кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.
-
Актүбәдә «Сәламәтлелек марафоны» узды
"Көзге изгелек атнасы - Изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Актүбәдә "Сәламәтлек марафоны" узды. Әлеге мәдәни-спорт чарасында 500 дән артык тамашачы күңел ачты һәм көч-егәр туплады. Халык шулай ук район җитәкчелеге белән аралашып, үзен борчыган сорауларын җиткерде, аларга җавап алды. Балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында көчләрен сынады. Яшүсмерләр "Развитие" балалар иҗаты...
-
Рейтинг – сыйфат билгесе
Уку елы йомгаклары буенча ел да мәктәпләрнең рейтингы билгеләнә. Аңа карап, без мәгариф учакларында белем һәм тәрбиянең сыйфаты, сәләтле балалар белән ничек эшләүләре, милли мәгарифкә игътибар, куркынычсызлык һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге, укучыларның һәм педагогларның ирешкән уңышлары турында фикер йөртә алабыз. Рейтинг барлык критерийлар өчен баллар суммасы нәтиҗәсе буенча билгеләнә һәм...
-
Бергәләп җиңү яулыйк!
Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле газета укучыларыбыз! Билгеле булганча, "Маяк" газетасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Легендар брендлар" республика бәйгесендә катнаша. Хәбәр иткәнебезчә, тавыш бирү бушлай. Газетаның җиңүе - Азнакай җиңүе, калабыз, районыбыз халкының активлык дәрәҗәсе күрсәткече дә. Бер компьютердан бары бер тавыш биреп була. Димәк бер кеше өй компьютеры, эш компьютеры,...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...