14 март 2018 яңалыклары
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде. (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган...
-
Азнакай да Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклаша
(Азнакай, 14 март) Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның 86 яшьлек Габделбари бабасы фани дөнья белән хушлашкан. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында язган: - Тямай нәселенең Аксакалы, иң өлкән кешебезне - 86 яшьлек Габделбари бабаебызны озын мәңгелек юлга озаттык. Бабай, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Син безнең йөрәкләрдә мәңгелекә! ТЯМАЕВ фамилиясенә,...