14 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Җәүһәрия Шәрипова: "Җылына идек шушы мичләрдә"
Күршеләр Күрше хакы - Алла хакы, Белми әйтмәгән халык, Яшик әле рәхәт итеп, Әйбәт күршеләр булып. - Ни хәлләрдә торсыз? - дип, Күршең керсә өеңә, Җаннарыңа рәхәт була, Күңелләрең сөенә. Телефоннан шалтыратып, Бер сөйләшеп алсаң да, Таба ашлары пешереп, Бергә чәйләп алсаң да, Җан рәхәте инде шулай, Аралашып яшәүләр. Гомерләр...
-
Азнакай авыллары - Сөнгатовлар гаиләсенең кар сыннары беренче урын яулаган
Азнакай районы Кәкре-Елга авылында яшәүче Тәнзилә һәм Әмир Сөнгатовлар оныкларын әнә шундый тау ясап шатландырганнар. Кардан әвәләнгән Кар бабай һәм ел фасылы - Эт тә авыл халкы күңеленә дә хуш килгән. Мәдәният йортында узган Яңа ел кичәсендә аларның иҗат җимешләре авыл буенча иң яхшысы дип игълан ителгән. Энҗе Галәветдинова