13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бу атнада Азнакайда болытлы һава торышы көтелә
Бу атнада Азнакайда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән томан. Кояш бу атнада гомумән күренмиячәк. Атна башында яңгыр явуы ихтимал. Ә чәршәмбедән башлап кар ява башлаячак. Якшәмбе көнне явым-төшем булмаска тиеш. Көндезге иң югары һава температураса +5 градус булачак, төнлә - минус 3.
-
Азнакай умартачылары Татарстанның авыру сабыйларына 160 кг бал бүләк иткән
(Азнакай, "Маяк", Энҗе Галәветдинова) Татарстанда шикәр авыруына каршы профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Авыруларга тормыш рәвешен формалаштыруда ярдәм күрсәтүче оешмалар төрле программалар гамәлгә ашыра. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы "Тормыш шикәр авыруыннан башка" Идел буе профилактика үзәге - шундыйларның берсе. Авыру балалар өчен азык-төлек пакетлары әзерләүче әлеге оешмага быел Азнакай умартачылары...