13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгында көч сынашачак
Азнакай мөхтәсибәте Татарстан мөфтияте белән берлектә Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итте. Коръән уку бәйгесе Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә. Ул "Хифз" һәм "Тиләвә" номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында язма...
-
Азнакай районы авыл мәдәният йортларында яңа сезон ачылды
Соңгы елларда районыбызда шактый гына авылларда яңа мәдәният учаклары калыкты, күбесенә матур итеп ремонт ясалды. Әмма сер түгел, бар җирдә дә алар гөрләп эшләми. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортларының эшен ничек җанландырырга? Халыкның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештырыру өчен нинди алымнар кулланырга? Мәнәвездә авыл мәдәният хезмәткәрләренең яңа сезон ачылу...
-
Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проекты 2017 елдан гамәлгә керә
Буа районында ялгыз пенсионерны алырга әзер гаилә хәзер дә бар. (Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмә эшендә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, хакимиятнең республика, муниципалитет дәрәҗәсендәге вәкилләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар...
-
Азнакайлылар "Маяк" газетасына язылып, бүләк ота ала
Алдагы саннарда газетабызга 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында берәр капчык он, шикәр комы, бер кап тәмле чәй уйнату турында белдерү бирүебез булды, редакциябезгә, һич арттыру түгел, газетабызга язылу турында квитанцияләр "ява" башлады. 1 ноябрьгә вакыт бик аз калып бара, мондый форсатны кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз! "Маяк" газетасына почта...
-
Әлмәт районында кеше скелетына тап булганнар
10 октябрьдә көндез Әлмәт районының Яңа Елань һәм Кузайкино авыллары арасындагы урманда бер хатын-кыз кешенең баш сөягенә һәм скелетына тап булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Фаразларга караганда, тән калдыклары 25-30 яшьләрдәге егетнеке, үлгән вакыты ике-өч еллап элек булырга тиеш. Суд-медицина, суд-криминалистик, портрет һәм молекуляр-генетик экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча...
-
Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә ярминкәләр узачак
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 15 октябрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм 9.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бәрәңге, бөртекле культуралар,...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Азнакай халкын кабул итә
14 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92. Фото http://realnoevremya.ru/
-
Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырыла
Консультатив-киңәшләшү органын булдыру инициативасын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплаган. (Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Быел «Вверх» яшь лидерлар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте формалаштыралар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә билгеле булды. "Татарстан Яшьләр хөкүмәте җәмгыять ярдәмчесе сыйфатында министрлыкларга беркетелгән яшьләрне берләштерәчәк. Алар проект эшчәнлеге, теге...
-
Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләрне штрафка тарта
Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында җирлегебездә 19 октябрьгә кадәр "Җәяүле юлы" акциясе бара. 9 ай эчендә республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Азнакайда исә ел башыннан 6 җәяүле каза күргән. Юл йөрү кагыйдәләрен күпчелек...
-
Кредитка фатир алу гөнаһмы, түгелме
Р.Минһаҗның "Кредитка фатир алу гөнаһмы?" язмасы социаль челтәрдә бәхәс уятты, Татарстанның баш казые кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте. (Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). "Ватаным Татарстан" газетасында чыккан "Кредитка фатир алу гөнаһмы?" дигән язма социаль челтәрләрдә җанлы фикер алышу тудырды. Аерым алганда, "Фейсбук" кулланучыларын үз көче белән фатир алу мөмкинлеге булмаган...
-
Азнакайда “Гөмбәче көне” узачак
15-16 октябрьдә Азнакайда "Парус" спорт һәм туризм базасында "Гөмбәче көне" узачак. Гөмбәчеләр ярышында конкурсантларның җыелган гөмбәләре һәм теоретик белемнәрен тикшереләчәк. Катнашучыларны күңел ачу программасы, "мөләем" зоопарк, атта йөрү һәм бәйрәм табыны көтә, дип хәбәр итә aznakayevo.tatarstan.ru Оештыру түләве - 300 сум. Катнашырга телүчеләрнең гаризалары Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә (Мәрҗәни ур.,...