12 март 2018 яңалыклары
-
Азнакай районы Чубар-Абдул авылы мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды - ФОТО
Әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар саф һавада кызыклы уеннар уйнады, биеде. Көннең шактый салкын булуына карамастан, өйгә кайтырга ашыккан кеше булмады. Математика укытучысы Л.А.Гыйлфанова җитәкчелегендә тәмле пылау әзерләнде. Шулай итеп, бәйрәм кунаклары кайнар пылау ашады, әти-әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчте. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, әти-әниләр ,өй...
-
Азнакайның 9 нчы мәктәбендә 8 Мартка багышланган ярышлар узды
Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ярышлар узды. 1А һәм 1Б сыйныфлары укучылары мавыктыргыч эстафетада көч сынашты, аннары әниләренә төсле кәгазьдән ясалган матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде....
-
Азнакай районы Уразай авылы халкы чаңгы сезонын япты
Уразайлылар тагын чаңгы шуарга чыкты. (Азнакай, 12 март) Күңелле ял итеп, аралашып, хәл белешкәннән соң, һәммәсе дә чаңгы юлына басты. Бу көн чаңгы сезонын ябуга багышланган иде. Шуып туйганнан соң, кайнар ризык ашап, хуш исле чәйләр эчеп, бер-беребезгә сәламәтлек теләп, өйләргә таралыштык. Ямьле язларны, матур җәйләрне, уңышлы көзләрне көтәбез инде...