12 февраль 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакайда “Әрмән-татар дуслык күпере” хәйрия чарасы узачак - КИЛЕГЕЗ
Иртәгә Азнакайда "Терендез" әрмән халкы бәйрәменә багышланган "Әрмән-татар дуслык күпере" хәйрия чарасы үткәрелә. Бәйрәм 14.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә башланып китә. Биредә учак әйләнәсендә җырлап әйләнү, җыр-биюләр булачак. Соңыннан милли бәйрәм район-шәһәр Мәдәният йортында дәвам итә. Монда танылган әрмән һәм татар эстрадалары артистлары катнашында хәйрия концерты оештырыла. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк (Казань, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. 2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына...
-
Бүген Нарис Сәхапов олы юбилеен билгеләп үтә
12 февральдә тормыш иптәшем, әтиебез Сәхапов Нарис Мәгъсум улының олы юбилее. Аны күркәм юбилее белән котлап, матур теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы гомер юлларыңны иминлектә, исәнлектә, бәхетле тормышта үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, барлык туганнарыңның шәфкатен, ихтирамын тоеп, әниебез белән тигезлектә куанып, озын, озак яшәргә язсын. Гомер үтә диеп моңайма син, Син...