11 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай укучылары Сколково инновацион үзәгендә булып кайтты
Азнакай укучылары Сколковода узган "Россия-2035" Бөтенроссия проектлар бәйгесендә катнашты. 8-10 декабрьдә Россия инновацион үзәгендә - "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбендә "Россия-2035" Бөтенроссия проектлар конкурсы узды. Анда Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Айнур Галимов һәм Эвилина Миргалимова да катнашты. Алар "Рәсем" номинациясендә 15-17 яшьлекләр арасында үз эшләрен тәкъдим...
-
Терлекчелек буенча семинар Азнакай районы “Таллы Бүләк” хуҗалыгында узды
Азнакай районы "Таллы Бүләк" хуҗалыгында терлекчелек буенча семинар узды. Район, хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Шундый эшлекле семинар "Таллы Бүләк" ҖЧҖдә булды. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре ниләр турында фикер алышуы хакында тулы материалны "Маяк" газетасыннан укыгыз.
-
Азнакай гимназиясендә Батырлык дәресе узды
Ватан Геройлары көне уңаеннан Азнакай гимназиясендә Батырлык дәресе узды. Сыйныф сәгатендә районыбызның чын герое булып танылган Фәрит Корбановны искә алдылар. Чарада атаклы көрәшченең гаиләсе, дәвамчылары, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.