11 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда узган көрәш буенча республика турнирында 140тан артык Татарстан егете бил алышты
(Азнакай, "Маяк", Айгөл ШӘРИПОВА) Бүген Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында районыбызның күренекле шәхесе Фәрит Корбанов истәлегенә егетләр арасында көрәш буенча I Республика турниры узды. Биредә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Ютазы һәм Актаныш районнарыннан, Саба бистәсеннән, Куш Тирәк авылыннан килгән көрәшчеләр бил алышты. ФОТОРЕПОРТАЖНЫ ӘЛЕГЕ СЫЛТАМАГА БАСЫП КАРАГЫЗ...
-
Азнакайда “Күңелле стартлар” тәмамланды
Кичә Азнакайның 4 нче Лицей базасында мәктәп укучыларының икенче Спартакиадасы кысаларында "Күңелле стартлар" уеннары узды.
-
Азнакай мәктәпләрендә көзге баллар уза
(Азнакай, "Маяк") Районыбыз мәктәпләрендә көзге баллар уза. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә дә аңа ныклап әзерләнгәннәр. Бәйрәм җыр-биюгә, күңелле мизгелләргә бай булды.