11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны унынчы баласы туу белән котлаган
Чечня башлыгының 12 баласы бар, аларның икесе - тәрбиягә алынган. (Казань, 10 октября, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны унынчы баласы туу белән котлаган. Instagram'да үз битендә ТР Президенты: «Кадерле туганым! Ихлас күңелдән зур һәм тату гаиләң тулылану белән котлыйм! Булдырасыз!» дип язып элгән. Кадыйровлар гаиләсендә хәзер...
-
Азнакай нефтьчеләре җирле эшмәкәрләр арасыннан ышанычлы һәм ныклы партнерлар эзли
Кайсы гына өлкәне алма, һәрдаим нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен, таянычын тоеп яшибез. Әлбәттә, бу эшмәкәрлек өлкәсендә дә чагылыш тапмый калмый. Дүшәмбе көнне "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгында нефтьчеләребезнең эшмәкәрләр белән очрашуында сүз уртак хезмәттәшлек турында барды. Очрашуда "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, "Татнефть" АҖнең бизнесны үстерү корпоратив үзәге җитәкчесе Фәрит Гайфетдинов, муниципаль район...
-
Татарстан гражданнарны дару белән тәэмин итүне яхшыртуга 114 млн сумнан артык акча алачак
Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. (Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте гражданнарны дару белән тәэмин итүне яхшыртуга 114 млн 256 мең сум акча бүлеп биргән. Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Якынча 74 млн сум Кырымга һәм Башкортстанга, Мәскәү өлкәсенә - 162 млн сум, Санкт-Петербургка...
-
Азнакайның Югары Стәрле жирлегендә үзара салым акчасына авылларны төзекләндергәннәр
Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым, референдум сүзләренә инде күптән күнегеп бетте. Республикабызда 2004 елның 24 мартында кабул ителгән "Җирле референдумнар турында"гы карар районыбызда да бүгенге көнгәчә нәтиҗәле тормышка ашырылып килә. Референдумда халык үз фикерен әйтеп, үзара салым акчасын нинди максатларга тотарга кирәклеген үзе билгели һәм аларның үтәлешенә гомуми җыелышларда хисап...
-
Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә ярминкәләр узачак
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 15 октябрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм 9.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бәрәңге, бөртекле культуралар,...
-
Азнакайда күршеләр бәйрәме узды
Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе, хуҗабикәләр белән көзге муллыкка мәдхия укып, күршеләр бәйрәме оештырдылар. Әлеге территориядә яшәүчеләрнең бакчаларында үз куллары белән үстергән укроптан алып әлеге дә баягы карбыз-кавынга кадәр өстәл түренә менеп "кунаклады". Бу күргәзмәдән күзләр камашты: аллы-гөлле чәчәкләр, төрле сорттан помидор, суган-кузгалагы, дигәндәй, кәбестә, кабак... Ишек алдына озын итеп...
-
Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе өлкәннәрне чәй табыны артына җыйды
Өлкәннәр көнендә Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ялгыз, ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ апаларны чәй табыны артына җыйды. Бер күрешү-үзе бер гомер дип, аралашуга сусаган өлкәннәр иркенләп гапләште-чөкердәште. Һәркайсы бәйрәмнән күчтәнәчләр тотып кайтты, ә инде килә алмаганнарның өенә илттеләр. - Берүзең генә берни дә кыра алмыйсың, - ди үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова. -...
-
Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ишегалдын һәрчак тәртиптә тота
Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара. Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе. Җәйлектә территорияне чистарту, төзекләндерү...
-
Азнакай педагоглары командасы мини-футбол буенча икенче урынны яулады
Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре командасы 8 октябрьдә Лениногорск районында җәйге Спартакиада кысаларында узган мини-футбол буенча зона ярышларында икенче урынны яулады. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман Ютазы - барлыгы 9 район катнашты.
-
Азнакай мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе һәм “Гыйбәдәте Исламия” буенча викторина үткәрәчәк
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте һәм Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итә. Конкурс шартлары: 1. "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында уза. Конкурс язма тест формасында үткәрелә. Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика турлары. Район...
-
Бүген Азнакай өммәте Гашура көнен каршылый
Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 11 октябрьгә туры килә. Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак ике көн ураза тотарга киңәш иткән. (Гашура көнне һәм аның алдыннан яки артыннан тагын...