11 июнь 2015 яңалыклары
-
Җиһаншина Фәхирә Вәгыйз кызының 16 июньдә 80 яшьлек юбилее
Банки Сукаеш авылында туып, хәзерге вакытта шунда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез - Җиһаншина Фәхирә Вәгыйз кызының 16 июньдә 80 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәхетле булсын....
-
Гомәрова Әлфия Хәмзә кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Азнакайда яшәүче кадерле туганыбыз Гомәрова Әлфия Хәмзә кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Әлфия! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычларына сөенеп, Мөнәвир белән бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Һәр яңа көн бәхет алып килсен Алсу таңнар күмсен шатлыкка Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә Картаерга һич тә ашыкма. Апаң Гөлчәчәк, җизнәң...
-
Газетага арзан бәягә язылу үзәкләре ачылды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
"Маяк" гасетасы таратучы яки «Почтальон буласың киләме»?
Газетабыз игълан иткән «Мин «Маяк»ка яздырам» яки «Почтальон буласың киләме» акциясе дәвам итә. Почтальон хезмәте башкаручылар өчен үзләре яшәгән җирдәге күрше-күләннәрне, таныш-белешләрне газетага яздырып акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Газетага яздыручылар әбүнәчеләренә "Маяк"ны редакциядән килеп алып, атнага ике тапкыр таратырга тиеш булалар. Яртыеллыкка яздыру бәясе - 360 сум, берничә айга...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Ашыгыч ярдәм - һәрчак юлда
Район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Сабантуйлар узган еллар белән чагыштырганда, тыныч узган. Бу көнне мәйданнан исерекләр ташырга туры килмәгән. 1-8 июнь чорында барсы 569 чакыру булган. 1 юл-транспорт хәрәкәтендә бер кеше зыян күргән. Инсульт белән 3, инфаркт янаган 5 азнакайлы Әлмәткә йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәгенә вакытында...
-
Азнакайда ТОС рәисләре, «МППБиО» хезмәткәрләре белән берлектә, «Хәсән» чишмәсен төзекләндерделәр
Билгеле булганча, узган ел җирлегебездә 13 территориаль иҗтимагый үзидарә оештырылган иде. Алар бүген социаль мәсьәләләрне генә хәл итеп калмый, бәлки шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә дә актив катнаша. Агымдагы атнада ТОС рәисләре, «МППБиО» хезмәткәрләре белән берлектә, халык яратып йөргән «Хәсән» чишмәсен төзекләндереп, Совет урамына агачлар, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яшәүчеләр белән чәчәкләр...
-
“Әлмәт-Азнакай” һәм “Рус Акташы-Азнакай” юнәлешендәге юллар чаты булган әйләнәли борылышны төзекләндерү дәвам итә
Җәй - юллар төзү, ремонтлау, яңарту чоры. Бу нәүбәттән районда быел да эшләр киң колач алды. "Әлмәт-Азнакай" һәм "Рус Акташы-Азнакай" юнәлешендәге юллар чаты булган әйләнәли борылышны төзекләндерү дә дәвам итә. Биредә бордюрлар инде куелды, чәчәкләр утыртылачак клумбаларга җир салынды, стела калкып килә.
-
Азнакайның барлык парк-скверларына анализ ясалды
2015 - республикада Парклар һәм скверлар елы. Бу уңайдан җирлегебездә дә шактый эш башкарылды, яңа парклар калкып чыкты. Әлбәттә, булганның кадерен белеп, аны саклап торырга кирәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров киңәшмә барышында шәһәрдәге барлык парк-скверларга тукталып, анализ ясады. Бүген күпчелегендә чүп үләннәрне чабасы, тирә-юньне төзекләндерәсе бар. Марсель Шәйдуллин...
-
Азнакайда яңа спорт комплексы калкып килә
Районыбызда спортка җитди игътибар бирелә. Аның нинди төре белән шөгыльләнәсең килә - барсы өчен дә шартлар тудырылган. Заманча җиһазландырылган корылмалардан тыш, җәйлектә ачык мәйданчыклар да футбол, волейбол, теннис... яратучылар карамагында. Шәһәрдәшләребез күреп йөридер, Җиңү паркы каршысында янә бер өр-яңа спорт комплексы калкып килә. Ул август аенда ачылыр, дип көтелә, бу...