10 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакай районында көзге ярминкәләрдә барлыгы 2,5 млн. сумлык продукция сатылган
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү һәм эшмәкәрләрнең активлыгын арттыру максатыннан, ярминкәләр даими булып тора. Көзге чорда дистәдән артык ярминкә узып, барлыгы 2,5 млн. сумлык продукция сатылган.
-
Азнакайның Актүбә бистәсендә мега-ферма төзелеше тулы куәтенә бара
Актүбә бистәсендә 3900 савым сыерга исәпләнгән мега-ферма төзелеше тулы куәтенә бара. Шул ук вакытта биредә 2000 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгы да төзелеп килә. Бу үз чиратында табыннарыбызны сыйфатлы ит продуктлары белән тәэмин итүдә, өстәмә эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия булачак.
-
Азнакайда сөт савыу буенча күрсәткечләр арткан
Бүгенге көндә районда бер сыердан 11, 3 литр сөт савып алына бу узган ел белән чагыштырганда 2,3 литрга күбрәк. "Габдрахманов Л.Г." КФХ (14,5 ), "Таллы Бүләк" (13,1), "Марс" (13 ), "Тукай" (12,5), "Кәримов Ф.Р." (12,2 ), "Азнакай"АФ" ( 8,5 литр) кебек алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, "АГРО ТНГС -И" (узган елның...
-
Көз - котыру чиренең котырган чоры
Мәгълүм булганча, котыру авыруы буенча районыбыз республикада хәл кискен торган районнарның берсе булып кала. Соңгы вакытларда авылларда гына түгел, хәтта шәһәрдә яшәүчеләрдән дә төлкеләрнең көпә-көндез күзгә чалынулары хакында редакциягә дә шалтыратулар булгалады. Котыру авыруының ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аннан саклану чаралары турында тагын бер кат райондашларыбызның исенә төшереп алу максатыннан...
-
Азнакайлылар шорт-трек буенча Россия беренчелегендә III урынга лаек булдылар
24-26 октябрь көннәрендә Смоленск шәһәрендә шорт-трек буенча Россия беренчелеге узды. Азнакайлылар ярышларда җирлегебез данын яклап, лаеклы чыгыш ясады. Айгөл Гыйләҗева, Наилә Закирова, Татьяна Заусаева эстафета буенча пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр (тренерлары - Светлана Гыйльфанова).
-
Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров эчке эшләр органнарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары, хезмәттәшләр! Кадерле дуслар! Полиция хезмәткәрләре - грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр. Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән...
-
Владивостокта "Варяг" крейсерында хезмәт иткән Артур Абдуллин Азнакайның булачак солдатлары өчен үрнәк
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдан башланып, егетләребезнең комиссия үтә башлаулары хакында газетабызның үткән саннарында язмалар биргән идек инде. Хәзер менә аларны ил иминлеге сагына озатыр чак та җиттте. Армияга китүче егетләребезне тантаналы шартларда озату инде шактый еллар районыбызда матур гадәтләрнең берсе булып килә. Быелгы "Призывник көне" Бөек Ватан сугышында...
-
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Тормышыгызны көн саен куркыныч астына куеп, сез кануннарны бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарасыз. Җинаятьчелек белән көрәштә дә алгы сызыкта барасыз. Авыр вакытларда...