10 август 2015 яңалыклары
-
Җир һәм кадастр закончалыклары үтәлмәгән
Шәһәр прокуратурасы Азнакай җирле үзидарә органнары тарафыннан җир һәм күчемсез милеккә дәүләт кадастры закончалыкларының үтәлешен тикшерде. " Күчемсез милеккә дәүләт кадастры турында" Федералҗ законның 9 нчы маддәсе нигезендә торак пунктлары чикләре турында дәүләт кадастрына мәгълүматлар кертелә. Әмма кайбер муниципаль берәмлекләрдә мондый закончалык бозылган: мондый мәгълүматлар күчемсез милек дәүләт кадастрына кертелмәгән....
-
Азнакай җитәкчеләре ГТО нормаларын тапшырдылар
Җитәкчеләрне өстәл артында боерык биреп утыралар дип кенә күз алларга күнеккәнбез. Аларның бер-берсе белән чаңгыда узышулары, хоккей, футбол, волейбол уйнаулары башта гаҗәпләндерсә, хәзер инде гадәти күренешкә әверелде. Физкультурачылар көнен дә район башлыгыннан алып барлык өлкә җитәкчеләре ГТО нормаларын тапшырып билгеләп үттеләр. Бүген менә граната ату, гер күтәрү, отжимание буенча көчебезне...
-
Азнакай районында урып-җыюның 39 проценты төгәлләнде
Азнакай игенчеләре 23,2 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 39 проценты дигән сүз. 58 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 25 центнер тәшкил итә.
-
Азнакайда көзге чәчүгә багышланган семинар уза
Бүген авыл хуҗалыгында эшләрнең иң тыгыз вакыты. Урак вакытының иң кызган чоры булса, инде көзге чәчү эшләрен дә башкарырга кирәк. Хуҗалыкларда бар куәтенә җирләр эшкәртелә. Бүген "Мөстәкыймов ис." хуҗалыгында көзге культураларны чәчүгә багышланган семинар уза. "Туфракта дым булганда, даими яңгырлар киткәнче җир куенына орлыклар салып калуың күпкә отышлырак", - диләр...
-
Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Түләүле юридик ярдәм алырга һәркемнең дә хәленнән килми. Ә хокук саклау органнарына кагылышлы сораулар халыкта шактый. Әлеге мәсьәләне хәл итү йөзеннән Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге айның һәр икенче сишәмбесендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
-
Алдан язылган – откан
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...