9 июнь 2017 яңалыклары
-
Россия көне уңаеннан нинди бәйрәм чаралары узачак?
Россия көне уңаеннан халык өч көн - 10, 11, һәм 12 июньдә ял итәчәк. Бәйрәм көнне - 12 июньдә - азнакайлылар, рәхәтләнеп, бәйрәм чараларында күңел ача ала. Программада: - Җиңү паркында "Мин яратам сине, Россия" чарасы - 10.00 сәгатьтә; - Яшьләр паркында асфальтта рәсем бәйгесе, "Туган илем - Россия" квест-уены...
-
Азнакай районында оешкан территориаль иҗтимагый үзидарәләрне күп нәрсәләр борчый. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Алар халык мәнфәгатен кайгырту, гозерләрен район-шәһәр җитәкчеләренә җиткерүдә зур эш башкаралар. 5 нче ТИҮ җитәкчесе Рәмилә Әхмәтова һәм идарә әгъзасы Рәсимә Шакирова белән шулар турында түгәрәк өстәл артында сөйләшеп алдык. Ниләр сөйләшүебез хакында "Маяк" газетасының алдагы саныннан укыгыз!
-
Яшь азнакайлылар Россия көне алдыннан паспортлар алды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген районның ЗАГС бүлегендә районыбызның 25 егет-кызына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Аларга тормышларындагы төп документларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, миграция хезмәте җитәкчесе Эльвира Мәрданшина тапшырдылар.