8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай нефтьче-ветераны Хәтимә Юнысова "Маяк"ка язылу бүләк итте
Азнакай районында вакытлы матбугатка киләсе ел яртыеллыгына язылу дәвам итә - аның декабрь ахырында төгәлләнәчәге турында да онытмасак иде. Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә, якыннарына бүләк ясап, аларны "Маяк" газетасына яздыручылар артканнан арта. Әле менә кичә генә редакциябезгә нефтьче-ветеран Хәтимә апа Юнысова кереп, мохтаҗлыкта яшәүче райондашыбызга бүләккә подписка ясарга теләвен җиткерде....
-
Хәзерге мизгелләрдә Азнакайда Хәйрия марафоны уза
Бүген - 8 декабрьдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында хәрия марафоны уза. Игелекле эшкә хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар үзләреннән өлеш кертәләр. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде. Бу көнне ул мөмкинлекләре чикле балаларның...
-
Азнакай районы Мәндәй авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе узды
Азнакай районы Мәндәй авылы мәчетендә хуҗалык җитәкчелеге, авыл Советы, авылдашлар ярдәме белән бик матур итеп Мәүлид кичәсе узды. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар мул итеп әзерләнгән табын артында бакыйлыкка күчкәннәр рухына догалар кылдылар, хәер-сәдакаларын тарттылар. Мәчетебездә Корбан бәйрәмнәре дә шулай матур үтә. Насих хәзрәт Хәкимов, Мәндәй авылы имамы