8 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мәнәвез авылы ветераннарын хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Заманында Мәнәвез авылының алдынгы бригадиры булган Халидә Кәримова Мәдәният йортында хезмәттәшләре белән очрашу оештырды. 9 мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт әзерләгән иделәр. Аларның чыгышын ветераннар бик җылы кабул иттеләр. Быел Мәнәвез авылына 90 ел тулды. Җәен олуг юбилейны күңелле итеп табигать кочагында билгеләп уздык. Өлкәннәр чәй табыны артында да авылның...
-
Буралыда бәйрәмнәр күңелле уза. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бик кунелле һәм бердәм яшибез Буралыда. Әле генә мәчеттә Гашурә бәйрәме үткәргән идек, инде менә бүген мәдәният йортында Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Мөнәҗәт, салаватлар мәчеттә әйтелсә, клубыбызда матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Чәй табыннарыбыз сый-нигьмәтләрдән сыгылып торды. Авылдашларыбыз бәйрәмнәрне һәрвакыт көтеп алалар, кайчан чакырсак та, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитәләр. Габәрия Вәлиева
-
Район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай районының югары дәүләт бүләкләре ияләрен, Атказанган хезмәткәр исемен йөртүчеләрне, танылган шәхесләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.