8 февраль 2018 яңалыклары
-
Азнакай районының иң яхшы почтальоннарын бүләкләделәр
Һәр клиентка аерым игътибар - Азнакай почтамтында узган җыелышта әнә шул шигарә алдагы эшчәнлекнең төп максаты итеп куелды. Почтамт җитәкчесе Ризидә Җәләева еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады, алда торган үзгәрешләрне ассызыклап, бурычлар куйды. Бу җитди сөйләшүдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Ул районның ел дәвамында ирешкән...
-
Азнакай районы Үчәлле авылында яңа китап тәкъдир ителде
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Үчәлледә "Гомерләр агышлары, күңелем сагышлары" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чара Римза Закирова исемендәге Үчәлле авылы китапханәсендә узды. Китап авторы - Гөлүс Заһидуллин. Әлеге басмада авыл тарихы сурәтләнгән.
-
Азнакай балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Шуңа күрә без кечкенәдән үк урамда, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куябыз. Азнакай шәһәре 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында бу эш әңгәмәләр, кызыклы уеннар, китаплар аша алып барыла, урамда йөргәндә һәм экскурсия вакытларында...
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган...
-
Азнакай районы Үчәлле авылы җирлеге хисап тотты
Азнакай районында авыл җирлекләренең хисап җыелышлары башланды. Үчәлледә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, «Азнакай» агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Мөслимов катнашты. Былтыр район бәйгесендә үчәллеләр «Иң яхшы авыл җирлеге» исемен яулаган. «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесендә дә ике ел рәттән беренчелекне бирмиләр.