Буран һәм көчле җил бүген кичке 6дан иртәгә кичке 6га кадәр сакланачак.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә.
Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга...