7 октябрь 2011 яңалыклары
-
"Туры элемтә" үтәчәк
Шалтыратыгыз! Сезгә медицина хезмәте күрсәтүдән баш тарттылармы? Мәҗбүри медицина иминияте полисы белән проблемалар тудымы? Әнә шул һәм башка сорауларыгызны 12 октябрь көнне 10-12 сәгатьләрдә "Маяк" газетасы редакциясендә узачак "Туры элемтә" барышында 9-43-57 телефоны аша "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе белгечләренә юллый аласыз. Сорауларыгызны шул ук телефоннан алдан да бирергә мөмкин.
-
Укытучылар хөрмәтләнде
Укытучы көне уңаеннан ТР Президенты белән очрашуда районыбыздан "Безнең яңа укытучы" республика конкурсында җиңгән ике педагог катнашты. Азнакай 8 нче урта мәктәбенең биология укытучысы Рәмзия Мөкъсинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган иде. Казандагы тантанада Азнакай 4 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөбәрҗәт Абдуллинага...
-
Зарлана белми ул
Мәрьям Миннеголова кайнап торган шәһәр тормышын, аның күңелне ымсындырган уңайлыкларын ташлап, авылга кайта, иң авыр сыер савучы һөнәрен үзләштерә һәм бәхетен дә шунда таба. Яр Чаллы кызы Мәрьям бу якларга килен булып төшә. Тормыш иптәше Фәритне очратканда әле аның Чаллыда кибеттә сатучы булып эшләгән чорлары була. Ә Фәрите - КамАЗда....
-
Бәйрәм белән!
9 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне