7 август 2013 яңалыклары
-
“Маяк” газетасы редакциясе “Чиста Азнакай” акциясе игълан итә
"Маяк" газетасы редакциясе "Чиста Азнакай" акциясе игълан итә. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Уртак йортыбыз булган шәһәребез тирә-юнендә, урамнарда көзгә ташланып әллә каян балкып торган матур урыннар сокландырса яки чүп-чарга күмелгән җирләргә тап булсагыз, бу хакта безгә хат юллавыгызны сорыйбыз. Аларны фотоларга төшереп тә җибәрсәгез, тагын да яхшы булыр. Шәһәребезне бергәләп ямьләндерик!
-
Азнакайда "Автоледи-2013" бәйгесе узды
Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2013" бәйгесе оештырылды. 17 кеше ярышларның беренче этабында теоретик биремнәр чишсә, икенчесендә машина йөртү осталыгын күрсәтте. Барлык нәтиҗәләр буенча Зөлфия Гарипова, Гөлнара Кәримова, Айгөл Гыйниятуллина җиңүчеләр булды. «Маяк» газетасы редакциясе хезмәткәре Гүзәл Тимбакова дүртенче урынга...
-
Азнакай мәктәп укучылары җәйге ялларын ничек уздыра?
Җәйге каникулларның иң рәхәт, күңелле чоры. Берәүләр инде сәламәтләндерү лагерьларында булып, хәзер аны әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәм итеп үткәрсә, икенчеләре ялга әле җыена гына, өченчеләре... Хәер, бу хакта Яшьләр үзәге һәм мәгариф идарәсе мәгълүматлары тәфсилләбрәк сөйләр. Июнь һәм июль айларында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында районыбызның 1667 баласы ял иткән. Үзебезнең җирле "Каенкай"...
-
Азнакай районы авыллары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде
"Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне Азнакай муниципаль районының Кәкре Елга һәм Урманай авыл җирлекләрендә узды. Ассоциация тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 2011 елдан башлап уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә...
-
Чубар Абдулда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Чубар Абдул авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге куанычлы вакыйга белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл сәламәтлек сагын модернизацияләү программасының республикабызда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шушы программа нигезендә ел саен районда 2 ФАП ачыла. Чубар Абдулдагысы - дүртенчесе. -Бу биналарның бөтен республика өчен "Азнакай "Нефтемаш" заводында...