7 февраль 2018 яңалыклары
-
Азнакайда «Ел сыйныф җитәкчесе» бәйгесе уза
Бүген Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында «Ел сыйныф җитәкчесе - 2018» бәйгесе башланды. Анда 19 педагог катнаша. Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдереп, аларга уңышлар теләделәр. Ике көн дәвамында районның төрле мәктәпләреннән сыйныф җитәкчеләре...
-
Азнакай халкын "Рәвешләр" Казан эстрада миниатюралары театры концертка чакыра
Азнакай шәһәрендә "Рәвешләр" Казан эстрада миниатюралары театры яңа программа белән чыгыш ясаячак 22 февральдә 19.00 сәгатьтә Азнакай халкын Мәдәният сараенда узачак "Картайган яшьлек" җырлы юмористик концертына чакыралар. Катнашалар: Әбри Хәбриев Айдар Галиәскәров Фәрит Галиев Раушан Ситдиков Билетлар кассада.
-
Азнакай яшьләренең кышкы спартакиадасы Урсайда узачак
(Азнакай, 7 февраль) Яшьләрнең кышкы VII спартакиадасы быел 23 февраль көнне Урсайда узачак. Спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б. белән бер рәттән утын кисү, таяк тарту кебек ярышлар да булачак. Кайбер спорт төрләре буенча сайлап алу ярышлары инде үтте.