6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
«Үрнәк коллектив» исемнәренә лаек булдылар.
Шәһәр-район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе (җитәкчесе - Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова), Әлкәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әллүки» курчак театры (җитәкчесе - Венера Газизҗанова) - «Халык коллективы» һәм Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Пять с плюсом» хореография коллективы...
-
Теннис ярышы нәтиҗәләре
Район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча узган ярышларда иратлар арасында беренче урынны Радик Шәймарданов яулады. Икенчедә - Алексей Әхмәдиев, өченчедә - Илтөзәр Шәрәпов.
-
“Игътибар, балалар!”
Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә "Игътибар, балалар!" чарасы үтә. ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана.