5 октябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның яшь роботчылары республикада өченче урынны яуладылар
Балаларның техник иҗатын үстерүгә районда җитди игътибар бирелә. Укучылар аеруча Балалар иҗаты үзәгендәге «Легороботлар» түгәрәген (җитәкчесе Д.Вәлиев) үз итте. Шушы көннәрдә Казанда узган республика ярышында бу түгәрәктән кече яшьтәге ике команда катнашты. Яшь роботчылар Илвир Насыйпов, Ринал Рәфыйков, Данил Закиров (гимназия укучылары), Ринат Шәймөхәммәтов (4 нче лицей) 3 нче урынны...
-
Азнакай педагог-психологлары өчен тренинг уздырдылар
Соңгы елларда балигъ булмаганнар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары ешайды.Тормыш проблемалары белән япа-ялгыз калганда, аларны әти-әнисе, дуслары белән уртаклаша алмаганда яшүсмерләргә психолог ярдәмгә килә ала. Актүбә 2 нче урта мәктәбе базасында шушы көннәрдә «Росток» үзәге белгечләре район мәктәпләренең педагог-психологлары өчен тренинг уздырдылар.
-
Азнакай укучылары районыбыз туризмы белән таныштылар
Туган якны өйрәнү музеенда Халыкара туризм көненә багышланган чара узды. Музей белгечләре укучыларга әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, туризм турында сөйләделәр, слайд-шоу викторина уздырдылар. «АзФлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин районыбызның туристлык маршрутлары белән таныштырды һәм «Патриот» клубы турында фильм тәкъдим итте. Укучылар музей экспонатларын да кызыксынып карадылар.