4 март 2018 яңалыклары
-
Азнакай районында генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә спорт ярышлары узды - 34 ФОТО
Азнакай районы Сукаеш мәктәбендә якташлары - генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә шәхси һәм команда беренчелегенә спорт ярышлары узды. Азнакай районы һәм Бакалы районы Урманай авылы мәктәпләреннән килгән 15 команда автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу һәм противогаз кию буенча көч сынаштылар. Күчмә кубокны Сукаеш мәктәбе командасы яулады.
-
Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк
Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. (Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк. Татарстанда...
-
Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Тәминдәр Садыйковны туган көне белән котлыйлар
Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче безнең өчен кадерле кешебез әтиебез, бабабыз Садыйков Тәминдәр Зариф улына 80 яшь тулды. Кадерлебез, сине шушы зур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Әниебез, балаларың, оныкларың белән, дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, озын-озак яшәргә язсын. Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең,...