3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Буралыда бәйрәмнәр күңелле уза. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бик кунелле һәм бердәм яшибез Буралыда. Әле генә мәчеттә Гашурә бәйрәме үткәргән идек, инде менә бүген мәдәният йортында Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Мөнәҗәт, салаватлар мәчеттә әйтелсә, клубыбызда матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Чәй табыннарыбыз сый-нигьмәтләрдән сыгылып торды. Авылдашларыбыз бәйрәмнәрне һәрвакыт көтеп алалар, кайчан чакырсак та, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитәләр. Габәрия Вәлиева
-
Мәнәвез авылы ветераннарын хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Заманында Мәнәвез авылының алдынгы бригадиры булган Халидә Кәримова Мәдәният йортында хезмәттәшләре белән очрашу оештырды. 9 мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт әзерләгән иделәр. Аларның чыгышын ветераннар бик җылы кабул иттеләр. Быел Мәнәвез авылына 90 ел тулды. Җәен олуг юбилейны күңелле итеп табигать кочагында билгеләп уздык. Өлкәннәр чәй табыны артында да авылның...
-
Мәдәни үзәк артистлары өлкәннәрне шатландырды
"Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгенең иҗат төркеме концерт белән килде. Җырлар, биюләр, мәзәк сүзләр биредә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәрнең кәефен күтәрде.
-
Азнакай 3 нче урта мәктәбендә Роза Әхмәдишинаны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Игелеклелек атнасы" кысаларында Азнакай 3 нче урта мәктәбендә 35 ел биредә рус теле һәм әдәбияты укыткан, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Әхмәдишина истәлегенә багышланган әдәби кичә узды. Ул үзенең туган якка багышланган, тормыш турында тирән эчтәлекле шигырьләре белән дә азнакайлылар күңеленә якты шәхес булып кереп калды.