2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай егет-кызлары бүген паспорт алды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бу вакыйганың быел Октябрь Революциясенең 100 еллыгын, Татарстан Конституциясе һәм Халыклар Бердәмлеге көннәрен билгеләп үткән чорга туры килүе аны аеруча истәлекле итте.
-
Азнакайның яшь җырчылары булдыра!
Казахстанның Астана шәһәрендә узган "Көнчыгыш могҗизасы" халыкара фестиваленнән Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары зур җиңүләр белән кайттылар. "Вокал" номинациясендә Чулпан Шаһиева (укытучысы Эльвира Шәйхуллина) гран-при яулады. Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге "Фантазия" ансамбле - беренче, Рамазан Фазлыев (укытучысы Фирдәүс Әхмәтгалиева) һәм Ләйлә Шәрифуллина (укытучысы Розалия Хәбибуллина) икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4 ноябрьдә «Шифа» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда зур бәйрәм уздырыла. Азнакайлыларны күңелле концерт программасы, халык уеннары, төрле милләт ризыкларына бай ярминкә көтә. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!