2 октябрь 2017 яңалыклары
-
ИГЕЗӘК ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ БЕРСЕ – РАМИЛӘ БАТЫРОВАНЫҢ "ХАНБИКӘ" КЫЗЫ ТУДЫ
26 сентябрьдә игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе - Рамилә әни булды. Кыз балага матур исем дә сайлап куйганнар. - Кызчыгыбыз 12:50 сәгатьтә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Бала табу өчен үземнең туган ягым - Мамадышны сайладым. Мине бик яхшы кабул иттеләр. Баланы үзем таптым....
-
Азнакайда яшәүчегә интернет-кибеттән телефон урынына агач чүбе җибәргәннәр
Бер ир-ат интернет-кибет аша 7990 сумлык кәрәзле телефонга заказ бирә. Күпмедер вакыттан аңа кибет вәкиле шалтыратып, товарның җибәрелгәнен хәбәр итә. Алты көннән соң ул элемтә бүлегенә килә, акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда телефон урынына агач чүбе салынган була. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
-
Фотосүрәтләрдә туган як матурлыгы чагылды
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Г.Габдуллина һәм Г.Шәехова "Туган ягым - матур як" дигән фотоконкурс үткәрделәр. Аңа йомгак ясалгач, балалар иң яхшы эшләрдән үз куллары белән стена газетасы чыгардылар.
-
Актүбә бистәсендә ветераннарны хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан зур концерт булды. Бәйрәмгә Актүбә бистәсе үсешенә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннары, тыл хезмәткәрләре, активистлар чакырылды.
-
Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында яшьләр лидерларының семинар-киңәшмәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Анда үз бизнесыңны ачу, авыл җирлекләрендә һәм оешма-предприятиеләрдә яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттыру хакында кызыклы сөйләшү барды.
-
Шәһәребездә узган атна ахырында ачылган яңа стоматология кабинетында Өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия акциясе үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Табиб Ирек Әбдрәхимов районыбызның тыл фидакарьләренә, сугыш чоры балаларына, хезмәт ветераннарына тешләрен бушлай дәвалауга талоннар бүләк итте.