2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучыларын пенсия нигезләренә төшендерделәр
Укучыларның социаль өлкәдә белемнәрен арттыру максатларында Азнакай Пенсия фонды идарәсендә ачык ишекләр көне узды. Белгечләр мәктәпләрдә "Булачак пенсияләр хакында" дигән китапны тәкъдир итеп, дәресләр уздырдылар. Укучылар идарәнең үзенә экскурсия ясап, биредә эшнең оештырылышы белән белән таныштылар.
-
Азнакай яшеллеккә күмелә
Татарстанда ел саен «Урман утырту көне» акциясе уздырыла. Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 3 млн данәгә якын үсенте әзерләнгән инде. Аның 1,3 млн данәгә якыны язын утыртылган. Бу акциягә Азнакай урманчылары да кушылырга әзер. Шәһәрдә исә агач-куаклар утырту инде бара. Әлеге игелекле эшкә мәктәп укучылары, прдеприятие-оешмалар, эшмәкәрләр актив кушылды. Кара Елга...
-
Кибеттә бармак эзе белән акча түләп була
Иртәгә Россия халкын яңа түләү системасы шатландырачак. Ягъни, кибеттә телефоныңа бармак белән кагылып кына да акча түли аласың... Әлеге Samsung Pay системасының башлангыч чор партнерлары - ААҖ "Альфа-банк", ВТБ 24, ПАО "МТС", ААҖ "Райффайзенбанк", ААҖ "Банк Русский Стандарт" һәм ҖЧҖ "Яндекс". Кулланучының смартфон компаниясендә бармак эзе аша теркәлү узуы шарт....
-
Азнакай балалары әби-бабаларына открыткалар ясадылар
«Развитие» балалар иҗат үзәгендә «Игелелкле эшләр остаханәсе» дигән иҗат атналыгы узды. Педагог г.Шарипова җитәкчелегендәге «Мастерилка» һәм «Золтая ниточка» берләшмәсенә йөрүчеләр үз куллары белән әби-бабаларына открыткалар ясадылар. Һәрберсе бүләгенә йөрәк җылысын һәм өлкән буынга булган мәхәббәтен салды. Эльвира Кәримова
-
Халык курыкмый: Төркиягә бик күпләр оча, тиздән Мисырга да юллар ачыла
Октябрь аенда Мисырга юл ачылырга мөмкин. Әлеге илгә очышлар 2015 елның ноябреннән, теракт аркасында туристлар утырган самолет һәлакәткә юлыкканнан соң тукталган иде. Шуннан бирле Россия туристлары анда очарга курыкты. Моннан бер ай элек Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин куркынычсызлык тәэмин итү механизмы октябрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш, әгәр барысы...
-
Күпбалалы гаиләләргә дәүләт күбрәк түли башлаячак
Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә,...
-
Азнакайда Данир Сабиров бушлай концерт бирә
3 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге каршында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты оештырыла. Анда якташыбыз, юмор остасы Данир Сабировның да катнашуы көтелә. Җыр-бию, уен-көлке - барсы да булачак, килми калмагыз!
-
WhatsApp, Viber, Telegram кулланучылар эшсез калырга мөмкин
Россиядә түрәләргә эш турында сөйләшкәндә WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерларын куллану тыелачак. Кагыйдәне үтәмәгәннәр эшләреннән азат ителәчәк иясә башка дисциплинар чараларга дучар булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Известия"гә сылтама белән. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк, диелә хәбәрдә. Документ 2017 елның беренче кварталы азагына кадәр әзер булырга...
-
Азнакайда экстремизмга каршы айлык бара
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Дилүс Җамалетдинов һәм район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин белән очрашу узды. Әңгәмә барышында алар укучыларга экстремистик төркемнәр идеяларына иярмәскә киңәш иттеләр, хокук бозган өчен җаваплылык турында аңлаттылар. Шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.