2 февраль 2018 яңалыклары
-
Азнакайның тыл ветераны Гөлзаһида Шакированы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакай районы Чалпы авылында гомер итүче тыл ветераны Гөлзаһида Зиатдин кызы Шакированы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район җитәкчелегенең, азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде.
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак. Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра....
-
Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары...