Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Видеоконкурс шигъри экспромтка хәтта спонсорны да рухландырды

"Тукай моны йөрәкләрдә» сәнгатьле шигырь уку видеобәйгесенә йомгак ясалды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан игълан ителгән «Маяк» район газетасының Инстаграм-аккаунтындагы видеороликлар бәйгесе бик күп катнашучылар һәм җанатарларны җыйды. Безнең барлык шигырь сөючеләребез дә иҗади сәләтләрен тулысы белән ачып салдылар. Яраткан татар шагыйрьләренең геройлары роленә кереп, шигырьләр һәм зур әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Аларның һәркайсы, һичшиксез, күп мактауларга лаек. Һәм менә, ниһаять, киеренке көрәштә җиңүчеләр өчлеге билгеләнде. Барлык санитар-гигиеник таләпләрне үтәп, бүген лаеклы бүләкләр җиңүчеләргә тапшырылды.

Җиңүчеләребез – Ясминә Сибгатуллина, Адель Абдуллин, Әдилә Кәримова. Ә аларга бүләкләр тапшырганда, иганәчебез Энҗе Габдрахманова үзе дә Тукай шигырен яттан сөйләп, иҗади сюрприз белән шаккатырды.

Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев