Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Районның иң яхшы Кыш бабаена конкурс игълан ителде

Шәһәребез һәм районыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатларында мәдәният йорты тарафыннан “2020 елның иң яхшы Кыш бабае” ачык район конкурсы үткәрелә.

Анда 15 яшьтән башлап, барлык төр формадагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре һәм шәхси затлар (ир-атлар) катнаша ала.

Конкурска һәркем рус яки татар телендә 1 минуттан артмаган музыкаль иҗади номер тәкъдим итә. Кыш бабайларның хәрәкәт итү чарасы булырга тиеш. Жюри тарафыннан бәя артистизмга, шәхси үзенчәлеккә, образны ачуга, сөйләм культурасына, сәхнә костюмына, хәрәкәт итү чарасына, юмор хисенә карап бирелә.

Кыш бабайлар 25 декабрьдә 16.00 сәгатьтә шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйге тотачак. Иң яхшы Кыш бабайларны бүләкләр көтә.

Конкурста катнашу өчен анкета-гаризаны 22 декабрьгә кадәр azn.kc_2016@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен тел. 9-80-75.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев