Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Киләсе ел – Чатыр Тау елы

Әлеге бәйгедә 10 яшьтән кече булмаган һәркем, шулай ук иҗтимагый оешмалар, һөнәри һәм һәвәскәр дизайнерлар, иҗат студияләре, берләшмәләр, белем бирү оешмалары катнаша ала.

Азнакаебыз җирлегендә киләсе ел районның визит карточкасы булган горурлыгыбыз – Чатыр Тау ел дип игълан ителә. 2019 елда аңа заказник статусы бирелүгә 20 ел тула. Шул уңайдан Чатыр Тау дәүләт табигый заказнигының иң яхшы логотипы проектына конкурс игълан ителә.

Иҗади бәйге 1 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр барачак. Аңа йомгак 24 декабрьдә ясалыр дип көтелә. Әлеге бәйгедә 10 яшьтән кече булмаган һәркем, шулай ук иҗтимагый оешмалар, һөнәри һәм һәвәскәр дизайнерлар, иҗат студияләре, берләшмәләр, белем бирү оешмалары катнаша ала. Мөстәкыйль эшләнгән рәсем проекты яки логотип эскизы кабул ителә. Аның исеме, эшләнеш турында аңлатма, авторның яки авторлар коллективының исемнәре, алар хакында кыскача мәгълүмат булырга тиеш.

Эстетик бизәлеш, мәгънәсе, темага туры килүе, үзенчәлеге 1-5 балларда бәяләнеп, максималь 20 балл итеп билгеләнә. Проект яки эскизлар электрон рәвештә дә, кәгазь форматында да алына. Эшләрне төбәкне өйрәнү музеена (Нефтьчеләр урамы, 38 йорт) китерергә кирәк. Үзегезне кызыксындырган сораулар белән 9-80-78 телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев