Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Игътибар, сәнгатьле шигырь уку бәйгесе!

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

21 февральдә исә ел саен Туган тел көнен билгеләп узабыз. Шул уңайдан “Маяк” газетасы редакциясе мәктәп укучылары һәм кече яшьтәге балалар арасында үз ана телләрендә сәнгатьле шигырь уку бәйгесе уздыра.

Үзегезнең мәктәп яки балалар бакчасының иң матур җирендә төшкән видеоязмаларны aznakaevo.site@mail.ru электрон адресына “Шигырь конкурсына” дигән тамга белән 28 февральгә кадәр юлларга кирәк. Видеороликларны кабул итү 16 февральдән башлана. Тавыш бирү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Җиңүчеләр сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Беренче өч урынны яулаучылар Дипломнар һәм "Кояш" кибетеннән сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе һәм видеоязмалар белән aznakaevo-rt.ru сайтында танышырга һәм тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев