Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда “Әнием минем” рәсем бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Әниләр көне уңаеннан “Маяк” газетасы редакциясе уздырган “Әнием минем” бәйгесенә 10 яшькә кадәрге балалардан 233 эш кабул ителде.

Аларның һәрберсе әниләргә карата наз һәм ярату хисе белән сугарылган иде.

Иң яхшыларны билгеләгән вакытта Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Рәмзия Ханнанова, Альбина Хаҗиевага һәм бәйгебезнең иганәчеләре Энҗе Габдрахманова, Алсу Шәрипова,  Ислам Зәкиевка ай-һай авырга туры килгәндер. Моны алар үзләре дә яшерми.

– Без аларга бәяне укытучы буларак түгел, ә әниләр күзлегеннән чыгып бирдек. Баланың күңел җылысы салынган рәсемнәрдән индидер җылылык, нур бөркелеп тора. Алар киләчәктә дә әлеге һөнәрләрен дәвам итәр дип ышанып калабыз, – диде Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Ханнанова.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сәнгать мәктәбендә узды. Анда җиңүче балаларның әти-әниләре, укытучылары, тәбриячеләре дә катнашты.

– “Маяк” газетасы оешуга  90 ел тулган юбилей елында без бик күп бәйгеләр, чаралар уздырдык. Әниләр көне уңаеннан оештырылган әлеге конкурста катнашкан һәр балага, аларның ата-аналарына рәхмәт сүзләрен җиткереп, алдагы бәйгеләргә дә актив кушылырга чакырып калабыз, – диде баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов үзенең чыгышында.

  

Җиңүчеләргә иганәчеләребез әзерләгән бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.

– Безгә шундый шатлык бүләк иткән өчен һәрберегезгә рәхмәт. Мин рәссам түгел, әмма бәйгегә тәкъдим ителгән һәр рәсем минем күңелемдә шатлык хисе тудырды. Шуңа җиңүчеләрне дә йөрәк кушуы буенча сайладым. Безнең арабызда рәсемнәре теләсә нинди күргәзмә күрке булырлык сәләтле балаларыбыз булуына аеруча сөендем, - диде иганәчебез, “Кояш” кибете хуҗабикәсе Энҗе Габдрахманова да.

 Бәйге җиңүчеләре

5-6  яшьлекләр арасында:

Әдилә Рахматуллина

Диана Храмова

Аделия Гарифуллина

7-8 яшьлекләр арасында:

Әмир Төхбәтуллин

Язилә Җиһангирова

Илһам Рахманов

9-10 яшьлекләр арасында:

Ляля Зәкиянова

Ләйлә Галиева

Таһир Сакаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев