Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда балалар арасында хәрби җыр һәм сафта йөрү бәйгесе үтте

Азнакайда ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында хәрби җыр һәм саф бәйгесе уздыру матур традициягә әверелде

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында уздырылган бәйге “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында үтте. Смотр-конкурста шәһәрнең 16 балалар бакчасы катнашты. Аларны тәбрикләп, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин үзенең изге теләкләрен җиткерде, һәрберсенә илебезнең патриотлары булып үсүләрен теләде, әлеге бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә рәхмәт белдерде.

Барлык нәтиҗәләр буенча 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы беренче урынга лаек булды. 14 нче “Родничок” балалар бакчасы – икенче, 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы өченче урынга лаек булды. Башка командаларга да төрле номинацияләр буенча дипломнар бирелде. 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасыннан Айлин Зәйниева, 15 нче “Золотая рыбка” балалар бакчасыннан Марина Шәрәфиева, 21 нче балалар бакчасыннан Илмира Дәүләтшина “Иң яхшы отряд командиры” булып танылдылар.

Төштән соң мәктәп укучылары “Юбиленый” стадионына җыелдылар.

Тантаналы марш белән атлау, рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү, җыр башкару осталыгын бәяләү – жюри әгъзалары боларның барысын да зур игътибар белән карады.

Киеренке бәйгедә Азнакайның 7 нче мәктәп укучылары – беренче, 2 нче һәм 1 нче мәктәп укучылары – икенче, гимназия өченче урынны яуладылар. 7 нче мәктәп укучысы Реналь Топоров һәм 1 нче мәктәптән Саида Садыйкова “Иң яхшы взвод командиры” номинациясендә бүләкләнделәр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев