Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәгариф ветераны 95 яшен тутырды

    Кривуляк Мария Михайловна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов һәм үзе эшләгән 4 нче лицей коллективы тәбрикләде.

    Мария Михайловна Башкортстанда туып үскән, якташы Николай Никитич белән гаилә корып, 1957 елда Азнакайга күченеп киләләр.

    Ул 4 нче мәктәптә география укыта, бик бай музей төзи. Мария Михайловна “РФ халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек, хезмәт һәм тыл ветераны, тырыш хезмәте өчен күп кенә хөкүмәт бүләкләренә ия. Алар ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: