Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Батырлыгы мәңгелеккә уелды

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Галия Гамбәровнага махсус хәрби операциядә һәлак булган улы Илнурның “Батырлык өчен” медален тапшырганда йөрәк сыкрануына батыр якташыбыз белән горурлану хисләре кушылды.

...Әгерҗе авылында туып-үскән Илнур кечкенәдән курку белмәс, шук, эшчән, аралашучан була. Башта авылда, аннары әнисе тарих һәм җәмгыять белеменнән укыткан шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укый.

–География белән тарихны су кебек эчә иде. Шулкадәр мавыгып, яратып укыды. Тарихи вакыйгалар буенча кайчак икебез шулай бәхәс куертсак, кайбер чакларда дөреслек анда була торган иде, – дип искә ала Галия Гамбәр кызы.

Кечкендән артислык сыйфатлары да чалына Илнурда. Ул әнисенең бөек Тукаебызга багышлап язган шигырен сөйләп район бәйгесендә беренче урынга да лаек була.  Спортка хирыслыгы урта мәктәптә инде көндәлек мавыгуга әверелеп, мәртәбәле бәйгеләрдә катнаша. Киләчәген дә ул спорт белән бәйләп Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Республика бәйгеләрендә бил тоткан егет авыл Сабантуенда да беренчелекне бирми. Икешәр капчыкны эх тә итми  җилкәләрендә уйнаткан, милли көрәштә тиңнәр булмаган егет хакында авылдашлары бүген дә сагынып сөйли.

Белгечлек дипломы алуга ук, Илнур Хафизов үз теләге белән армия сафларына китә. Чечен җирендә барган фетнәчеләр белән көрәштә дә үзен читтә калырга тиеш түгел дип саный ул. Аналитик фикерле, туры сүзле, хәрәкәтчән спортчы егетне биредә дә тиз күреп алалар һәм взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр. Аяусызлыгы, башкалар гомерен саклап калу өчен барысына да әзер егет “Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен” медале, “Кавказдагы хезмәт өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ике тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыга. Җирле халык белән дә уртак тел тапкан өлкән сержант аларның ярдәме белән берничә тапкырлар сугышчан дусларын үлем тырнагыннан алып кала.

Туган авылына әйләнеп кайткач, ул нефть оешмасында, заводта эшләп ала. Гаилә фермасы төзегәч, җиң сызганып үз эшенә чума.

Гаилә бәхетеннән уңмагач, байтак вакыт ялгызлыкны хуп күрә. Шулай берчак интернет челтәрендә Гүзәл исемле ханым белән очраклы гына аралашып китәләр. Кыюсыз гына язышулар тора-бара олы мәхәббәткә әверелеп, 2020 елда никахлашалар.

–Ижау шәһәрендә бер гөнаһсыз балаларның гомерләре кыелу вакыйгасы аны бик тетрәндерде. Бу хәбәрне ул бик авыр кабул итте. Аның шундый гаделсезлекләргә битараф булмавын мин яхшы белә идем, – дип сөйли хатыны Гүзәл. – Хәрби операциягә китү теләген миннән яшерсә дә, аны бу адымыннан берәү дә, хәтта әнисе дә алып кала алмас иде...

“Без булмасак, кем?!” – инде бер сугышны кичкән Илнурның яшәү принцибы шул була. Октябрьдә ут сызыгына барып кергән сугышчының гомере ноябрьдә Артемовск шәһәре өчен барган каты бәрелештә өзелә дә...

Әгерҗе авылы – чын мәгънәсендә Геройлар авылы. Ватан сугышы, афган, чечен вакыйгалары батырлары исемлегенә инде менә ил иминлеге якланган махсус хәрби операциядә катнашып үзләрен чын патриотлар итеп таныткан егетләребезнең исемнәре өстәлә. Авылда алар хөрмәтенә куелган  мемориаль тактадан кыю карашын төбәгән Илнур Хафизов – шуларның берсе.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев