Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай гимназиясе укучылары ялга кайткан солдат белән очраштылар

18 сентябрьдә Азнакай гимназиясе укучылары кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очраштылар.

Хөрмәтле кунак Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраган минутларда гимназиянең иң яхшы укучысы белән бергә дәүләт флагын күтәрделәр. Бу тантана катнашучыларга бердәмлек һәм горурлык хисләрен  өстәде.

Шушы ук көнне гимназиядә «Солдатка хат» акциясе дә оештырылды. Җылы хатларында укучылар хәзерге вакытта фронт сызыгында булган хәрбиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бу очрашу солдатларның көндәлек батырлыклары, ватандашларының иминлеге өчен хезмәт итүләре турында искәртеп, укучыларны үз Ватаннарын тагын да хөрмәт итәргә, аны яклаучы геройларны кадерләргә этәрде.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев