Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Азнакайның уңган почтальоннары бүләкләнде

“Маяк” газетасына иң күп яздырган почта хезмәткәрләрен бүләкләү күркәм традициягә әверелде.

Район буенча һәр яртыеллык саен йомгак ясалып, почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында җиңүчеләр билгеләнә.

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов 2023 елның икенче яртыллыгы нәтиҗәләре буенча  бүләкләр тапшырдылар.

– Оптимальләштерү икътисадның бу тармагына үз авырлыкларын сала, почтальоннар җитмәү үзен сиздерә. Шуңа да карамастан, сез планнарны үтәргә, халыкка тиешле хезмәт күрсәтергә тырышасыз, – дип Айдар Хәлиуллин коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Матбугатка язылу кампаниясе чорында почта хезмәткәрләреннән зур тырышлык һәм халык белән аңлашып эшләү таләп ителә. “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, 2024 елның беренче яртыеллыгына арзан бәядән язылу башланганлыгын әйтте, алга таба да кулга-кул тотынып эшләп, яхшы күрсәткечләргә ирешергә язсын дигән теләген белдерде.

– “Маяк” газетасы аша халык район яңалыклары белән таныша. Рәсми матбугатта гына дөрес мәгълүмат бирелә. Язылу чорында редакция тарафыннан күп акцияләр уздырыла, яхшы бүләкләр уйнатыла, анда үзебезнең почтальонга да бәхет елмайды, – дип билгеләп үтте Азнакай почтамты җитәкчесе Марина Шәрипова.

2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына яздыру буенча “Маяк” газетасы редакциясе кучмә кубогына шәһәрдә – үзәк почта, авыллар арасында Югары Стәрле почта бүлеге лаек булды.

Почтальоннар арасында җиңүчеләр:

Шәһәр почта бүлекләреннән

Кобычкина Айгөл Рәис кызы

        Җиһангирова Гөлия Рәис кызы

Романова Лилия Зәки кызы

Авыллар арасында:

Балтач почта бүлегеннән Якупова Дания Мифтахетдин кызы

Югары Стәрле почта бүлегеннән Хөҗҗәтова Алсу Миргазиян кызы

Карамалы почта бүлегеннән Ибраһимов Наил Мөнәвир улы.

Туйкә авылы почтальоны Шиһапова Зөбәрҗәт Вагиз кызы, Актүбә почта бүлегеннән Хәминова Алена  Владимировна, Яңа Юл микрорайоны почтальоны Мостафина Лилия Зәки кызы Азнакай муниципаль районы башлыгы рәхмәт хатларына һәм бүләкләренә лаек булдылар.

Туйкә авылы почтальоны Шиһапова Зөбәрҗәт Вагиз кызы

Актүбә почта бүлегеннән Хәминова Алена Владимировна

Яңа Юл микрорайоны почтальоны Мостафина Лилия Зәки кызы 

Шулай ук Җиңү бистәсе почтальоны Вәлиуллина Зилә Гамил кызына почтамтның рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев