Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ

Хөрмәтле китап сөючеләр, балалар өчен редакциябездә бик кызыклы китаплар сатыла

Хөрмәтле китап сөючеләр, балалар өчен «Маяк» газетасы редакциясына Гөлнара Хәйдәрованың «Нәни әкиятләр» исемле бик кызыклы китабы сатуга кайтты.

Дустым, бу - гади генә әкиятләр түгел, ә әкият дөньясының зур йозаклы авыр ишеген ача торган тылсымлы ачкыч та. Бу ачкыч ярдәмендә син куе агачлы урманга да керерсең, су астына да төшәрсең, карлы-бозлы Антарктида, кырыс табигатьле Арктика белән дә танышырсың, гаҗәеп Австралиягә, кояшлы Африкага да сәяхәт итәрсең.
Тылсымлы илдә яшәүче гномнарның, гап-гади бер фатирда торучы уенчыкларның үзара нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә белерсең. Әкият геройлары белән бергәләп акны
карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнерсең, дуслыкның көченә ышанырсың. Бик тырышсаң, иң авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табара мөмкин икәнлеген аңларсың.
Әкиятләр дөньясына рәхим ит, дустым! Ә бу китап синең тугры юлдашыңа, чын ярдәмчеңә әверелсен!

• китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, баланың күзаллавы үзгәрә, фикерләү сәләте үсә, тәбигатьне танып белә.
• китаптагы махсус QR-кодлар аша үтеп, YouTube каналында «Нәни әкиятләр»нең барсын да тыңлап була. 
«Нәни әкиятләр» сихри әкият дөньясы аша әти-әниләргә балалары белән татар телен кызыклы һәм үтемле итеп өйрәнергә ярдәм итәр. Китапны эш сәгатьләрендә 8:00-17:00 кадәр, Хәсәнов ур., 12 йорт адресында урнашкан "Маяк" газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.
Бәясе: 500 сум.

Реклама.

2VtzqvHTq3g 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев