Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ

“Айзилә” араларны якынайта

​​​​​​​Кайчандыр авыл саналган иске Мәнәүз бистәсе Азнакайдан шактый ерак урнашкан булса да, инде күптән шәһәргә кушылып бетте дисәң дә була.

Монда яшәүчеләр эшкә, мәктәпкә күпчелек район үзәгенә йөриләр, кибет-базар ишегә дә шәһәргә барырга күнеккән.

Тик көндәлек кирәк-яракка дип кенә алай еракка тиз генә җыенып чыгып китеп булмый, барырга машинасы да янда гына булмаска мөмкин. Менә берничә ел инде иске Мәнәүз халкын барлык төрдәге ризыклар белән “Айзилә” кибете тәэмин итеп тора. Монда ипи-сөт ишедән башка зур сәүдә үзәкләреннән бер дә ким булмаган ассортиментта барлык төрдәге продукцияне сатып алырга була. Ашамлыклардан кала, хуҗалыкта әле генә кирәге чыккан кер юу порошогы, сабын, урын-җир, ишек алдына киеп чыгарга гәлүш-бияләй кебекләре дә бар.

Кибетнең ачык йөзле хуҗабикәсе Флүзә ханым сатып алучыларга рухи ризыкның да бик мөхим булуын әйтә. Якын-тирәдә яшәүчеләр “Айзилә” кибетеннән «Маяк» газетасын да теләп сатып алалар. Шушында ук район газетасына язылырга да була, аны редакциядән атнага ике тапкыр китерәләр. Моннан килеп алганда гадәти язылганга караганда бәясе дә арзанрак чыга.

– Почтада эшләгәндә «Маякны» хәтта икешәрне алдырган чаклар да булды: берсен ирем, берсен үзем укыдык. Әле дә язылмый калган юк. Иптәшем Мәгъсүм гомер буе шушында колхозда эшләде. Хәзер дә аеруча авыл хуҗалыгы яңалыкларын, сорау-җавап, соңгы биттәге котлау-белдерүләрне укырга ярата. Өебезгә газета килмәсә, нидер җитмәгән кебек, – дип, елмая Флүзә Хәсәнова.

Эшмәкәрлеккә кереп китү тарихына килгәндә, аны бертуган энеләре тәҗрибәсеннән чыгып оештырганнар, кибеткә яраткан оныклары

Айзиләнең исемен биргәннәр алар. Шулай итеп үзе Азнакайдан еракта торса дә, әби-бабасының күңелендә һәрчак янәшәдә, әле авылда яшәүчеләргә сыйфатлы продукция җиткереп, район газетасы белән араны да якынайтып тора менә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев