Бәрәңге алу вакыты җитте
Сентябрь аенда бакчачылар алдында зур тырышлык куеп үстергән уңышны соңламыйча җыеп алу һәм аны саклау бурычы тора. Сүзем бәрәңге үстерү турында.
Августның икенче яртысыннан соң бәрәңге биологик яктан да, календарь буенча да өлгерә. Бәрәңгенең сабагы корый икән, ул үлми. Аның авыруы гына таралырга мөмкин. Яңгыр явып китсә, яфракларындагы авыру башлангычлары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк зыян сала. Кемнәрдер уңышны җыеп алырга ашыкмый, сабакларның яшел булуына сылтый. Әмма сабаклар яшел булса да, бәрәңге үсә дигән сүз түгел. Очлары аз гына саргайса да, аның үсеше туктала, кабыгы гына ныгуын дәвам итә.
Бездә хәзер май аенда утырткан бәрәңге өлгерде, ә менә июнь башында утыртучылар бераз сабыр итә ала әле, чөнки бәрәңгенең кабыгы ныгымаган.
Бәрәңгене казып алыр алдыннан, һичшиксез, сабакларын чабып чыгарга кирәк. Шуннан соң 2-3 атна көтәргә. Сабаклары яшел булып казый башласаң, бәрәңгенең кабыгы үзеннән үзе аерыла торган була.
Икенче икмәкне саклауга куяр алдыннан киптерергә кирәк. Әмма кояшта озак тотасы түгел. Күләгәле урында атна-ун көн җилләтү әйбәт була. Әз генә фитофтороз билгесе күренсә, мондый бәрәңгене саклауга куймагыз. Чөнки базда андый бәрәңгегә черү өчен шартлар менә дигән. Дымлы урында бөтен бәрәңге череп бетәргә мөмкин.
Бәрәңгене саклау өчен базны елына бер тапкыр яхшылап чистартыгыз, туфрагын алыгыз. Гөмбә спораларын бетерү өчен бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртү уңай нәтиҗә бирә.
Базда һава яхшы йөрүен теләсәгез, аңардан бер торба чыгарып калдырырга була. Шулай ук базга термометр кую да файдалы. Анда +1... +4 градус иң оптималь температура санала. Чөнки бәрәңге үзе дә һәрвакыт “сулый”, җылылык бүлеп чыгара. Углекислый газны – әлеге җылылыкны – чыгармасаң, бу бәрәңгенең вакытыннан алда үрүенә китерә.
Бәрәңге җыеп алганнан соң сентябрьдә бакчага көзге сидерат культуралар чәчү дә файдага булачак. Алар салкыннар башланганчы үсеп китеп, туфракны чүп үләннәреннән саклый, аны көпшәкләндергәч менә дигән ашлама булачак. Сидерат сыйфатында горчица, борчак, кәрешкә, тукранбаш, фацелия һ.б. салкынга чыдам үсемлекләрне файдаланырга мөмкин.
Вәсил Бикташев, һәвәскәр бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев