Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ватан сакчылары көне уңаеннан Инстаграмда фотобәйге!

    “Маяк” газетасы редакциясе Ватан сакчылары көне уңаеннан үзенең Инстаграмында “Солдатта булган диләр” дигән фотобәйге игълан итә.

    Исеменнән аңлашылганча,  армия сафларында хезмәт иткән чакта төшкән төрле еллардагы фотосурәтләрне “Конкурска” дигән тамга белән 24 февральгә кадәр, исем-фамилиягезне, элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтеп, aznakaevo.site@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

    Бер катнашучыдан бары бер генә фотосүрәт кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

    Фотосүрәтләр Инстаграмда aznakaevo_rt.ru битенә куела барачак. Конкурска йомгак 25 февральдә ясала.

    Иң күп комментарий җыйган фотосүрәт җиңүче дип табыла һәм аны редакциядән приз көтә.

    Конкурсның положениесе белән aznakaevo-rt.ru сайтында таныша аласыз.

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: