Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Тарихта без эзлебез

Азнакайда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте.

ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән фестивальнең беренче этабында ун гаилә катнашты. Фойеда гаиләләр үзләренең элек-электән яратып эзерләнә торган ризыкларыннан күргәзмәләр әзерләгәннәр. Шунда ук гаиләнең истәлекле әйберләре: чиккән кулъяулык, сөлге, япмалар, гармун, бизәнү әйберләре, дисбеләр, үзләре нәшер иткән китаплар, фотосурәтләр...

Бәйгенең икенче өлешендә һәрбер гаилә командасы үзенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Монда нәселдәге күркәм күренешләрнең буыннардан буынга күчүе, нәсел традицияләренең гаилә ныклыгының нигезе булуы чагылды.

Фестивальдә катнашучыларны ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алмаз Хафизов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева сәламләделәр. Алар барлык гаиләләрнең дә эшләренә соклануларын, олы рәхмәтләрен белдерделәр.

«Гаиләләр, оештыручылар, җитәкчеләргә бик зур рәхмәт. Шулкадәр югары дәрәҗәдә оештырганнар.Инде менә берничә көн шушы чарада йөрибез, әмма азнакайлылар просто таң калдырдылар. Шулкадәр сокландык, диде Алмаз Фәргат улы».

Киеренке бәйгедә Шәрифуллиннар гаиләсе – беренче, Гадиевлар  – икенче, Мозаффаровлар гаиләсе өченче урыннарны алдылар. Аларга дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр фестивальнең зона фестивалендә катнашачак. 

Фото/видеорепортаж Насимы Фазлыевой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев