Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әниләр көне уңаеннан Инстаграмда фотобәйге!

    “Маяк” газетасы редакциясе Әниләр көне уңаеннан үзенең Инстаграмында “Сөекле әнием!” дигән фотобәйге игълан итә.

    Тормышыгызда әни һәм бала белән бәйле иң якты, күңелле мизгелләрне көтеп калабыз. Әниегез яки балаларыгыз белән ял вакытында, төрле чараларда, өйдә, табигатьтә төшкән фотосүрәтләрне “Конкурска” дигән тамга белән 22 ноябрьгә кадәр, исем-фамилиягезне, элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтеп, azmayak@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Әниегезнең исемен күрсәтергә дә онытмагыз.

    Бер катнашучыдан бары бер генә фотосүрәт кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

    Фотосүрәтләр Инстаграмда aznakaevo_rt.ru битенә куела барачак. Конкурска йомгак 25 ноябрьдә ясала.

    Иң күп лайк җыйган фотосүрәт җиңүче дип табыла һәм аны редакциядән приз көтә.

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: