Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Маяк” Яңа ел алды бәйгесенә йомгак ясады (ФОТО)

    ​​​​​​​“Яңа елны көтәбез” дип исемләнгән бәйгебездә иң күп тавышлар җыйган 3 җиңүче билгеләнде.

    Беренче урында – Сөендек авыл клубы каршысында бик матур сыннар иҗат итеп, аларны ук фтотсурәткә төшереп җибәргән укучыларыбызның берсе – Сарлы мәктәбе укытучысы Илнур Халиков. Ул 400 дән артык тавыш җыйды. Гомумән, бу төбәктә яшәүчеләр бик активлардан булып чыктылар. Икенче урында – Сарлы мәктәбе коллективы. Алар өчен 297 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Урманай мәктәбе активистлары. Урманайлыларның Яңа ел кәефләрен райондашлар 282 тавыш биреп бәяләде.

    Конкурсантларыбызга зур рәхмәтлебез! Яңа елда яңа иҗади уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: