Азнакаево
  • Рус Тат
  • Конфетка, Ричард һәм Персик үз хуҗаларына җиңү китерде

    «Маяк» газетасының aznakaevo_rt.ru Инстаграм-аккаунтында үткән “Селфи с питомцем" фотоконкурсы дүрт аяклы дуслар арасында да талантлар ачыклады.

    Әлбәттә, аларның һәрберсе үзенчә сөйкемле. Ә кешеләр үзләренең кечкенә йомшак дуслары турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Бәлки, үзләре сөйләшә белсәләр, үз хуҗалары турында алар да да күп кенә кызыклы нәрсәләр әйтә алырлар иде. Хәер, бүгенге көндә Конфетка, Ричард исемле сөйкемле песиләр һәм Персик исемле кечкенә маэмай хуҗаларына лаеклы җиңү һәм искиткеч бүләкләр алып килде.

    Авторлар өчлегендә – Наилә Мостафина, Айгөл Шәймөхәммәтова һәм Татьяна Бондаренко.

    Котлыйбыз! Йомшак дусларыбыз һәрвакыт үз хуҗаларын сөендерсен дип телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: