Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балалар белән бергә кошлар ясыйбыз

    Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата. (Татар халык мәкале)

    🤗
    Хәерле көн, кадерле дусларыбыз!
    🕊🦅🦢
    Яз килү белән, табигать уяна, ямьләнә башлый. Кошлар безнең якларга әйләнеп кайталар, матур итеп сайрап безне сөендерәләр, күңелләребез күтәрәләр.
    🏡
    Хәзерге вакытта балалар да, әти-әниләр дә өйдә. Гел көтмәгәндә барлыкка килгән шушы буш вакытларыгызны бергәләп, файдалы итеп уздыра аласыз. Шуңа күрә без сезгә балаларыгыз белән бергә кошлар рәсемнәрен ясарга тәкъдим итәбез.
    Рәсемне яки аппликацияне фотога төшереп, кошлар турында матур шигырь яки мәкаль язып, безнең почтага җибәрегез
    👇🏻
    aznakaevo.smm@mail.ru
     
    ❗(Исем, фамилясен, уку йортын, группасын яки классын язарга онытмагыз).


    📜 Иң оригиналь эшләргә дипломнар каралган (электрон вариантта җибәрәбез).

     

    📌Табиблар практикасында рәсем ясау, сәнгать белән (изотерапия) дәвалау ысуллары кулланыла. Балаларга бу ысул уңай йогынты ясый, чөнки рәсем ясау бала өчен гадәти күренеш. Аларның «булдыра алмау комплексы» юк.
    📌Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин бу эш мәҗбүри рәвештә барырга тиеш түгел. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: