Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Кадерле азнакайлылар! Яңа ел алдыннан өр-яңа конкурс игълан итәбез!

Дуслар, сизәсезме, Яңа ел якынлаша! Борыннарны мандарин, ылыс исләре кытыклый, урамнарда ялт-йолт итеп матур, төсле утлар яна... Яңа ел - ел дәвамында көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы иң көтеп алган тылсымлы, могҗзалы һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Шуны истә тотып, без aznakaevo-rt.ru сайтында балалар арасында "Кышкы могҗиза" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы...

Дуслар, сизәсезме, Яңа ел якынлаша! Борыннарны мандарин, ылыс исләре кытыклый, урамнарда ялт-йолт итеп матур, төсле утлар яна...

Яңа ел - ел дәвамында көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы иң көтеп алган тылсымлы, могҗзалы һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Шуны истә тотып, без aznakaevo-rt.ru сайтында балалар арасында "Кышкы могҗиза" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан итәбез.

Аның шартлары бик гади, сездән Яңа ел, кыш белән бәйле рәсемнәр җибәрү генә сорала.

Җиңүчеләр яшь буенча өч төркемдә билгеләнәчәк:

1 төркем - 4 - 7 яшь;

2 төркем - 8 - 12 яшь;

3 төркем - 13 - 18 яшь.

Рәсемнәрнең күчермәләре aznakaevo.online@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителәчәк. Аларны редакциягә китереп бирергә дә була (адресыбыз: Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов урамы, 12 нче йорт). Исем-фамилиягезне, яшегезне, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Рәсемнәр бәйгеләр бүлегендә урын алачак. Иң-иңнәр aznakaevo-rt.ru сайтында оештырылачак тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк. Тавыш бирү 13 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Бүләкләр дә тылсымлы һәм могҗизалы булачак. Сездән кызыклы рәсемнәр көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев