Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда хат ташучылар, операторлар арасында бәйге бара

Тормышыбызга интернет киң үтеп керсә дә, почтальонны кадерле кунак кебек көтеп алучылар бихисап.

Бүгенге көндә барлык элемтә бүлекләрендә урак өсте: газета- журналларга язылу бара.

Исегезгә төшерәбез, быел да 2021 елның беренче яртыеллыгына яздыруда активлык күрсәтеп, район басмасына иң күп яздырган почтальоннарны акчалата бүләкләр көтә. Элемтә бүлекләре арасында беренчелекне яулаучыларга күчмә кубок та каралган.

Бәйге 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа йомгак ясаганда йорт хуҗалыкларына туры килә торган әбүнәчеләрнең җыелма саны исәпкә алыначак.

Әйдәгез, бәйгедән берегез дә – хат ташучылар да, операторлар да, читтә калмагыз!

фото: Айгуль Шарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев